Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр үзләренең балаларын диңгезгә ял итәргә җибәрә алачак даталар билгеле булды

Татарстан лагерьләрендә Кара Диңгезгә бару юлламаларының якынча бәяләре һәм бару даталары билгеле булды. Бәяләр буенча мәгълүмат әлегә якынча гына, чөнки бару бәясе (тарифлар) әле үзгәрә алырга мөмкин.

Әмма теләүчеләргә юлламаларның якынча бәяләрен инде хәзер атарга була. Балаларны савыктыру 20 меңнән 31 мең сумга кадәр торачак.

Анапа лагерьләрендә алты смена планлаштырылан. Беренчесе 7 июньдә, соңгысы - 17 августта старт ала. Аларның озынлыгы 11дән алып 17 көнгә кадәр.

Кырымга биш смена барачак. Беренчесе 2 июньдә, соңгысы, бишенчесе, 9 августта башланачак. Барлык сменалар да 18 көнгә кадәр сузылачак.

Туапста алты смена булачак. Беренчесе 8 июньдә, соңгысы - 12 августта башланачак. Сменалар 7дән алып 17 көнгә кадәр.

Туапска, 8 июньнән 16 июньгә кадәр дәвам ителәчәк беренче сменага, "Ана һәм бала" категориясендә яшь аналар кечкенә балалары белән барып кайта алалар. Ике яшькә кадәрге балалары булган аналар үзләре өчен генә түләячәкләр. Ике яшьтән олырак булган балалар өчен аерым түләргә туры киләчәк.

Барлык сораулар буеча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Курмышев Виктор Федоровичка 89625531511 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса