Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә аз билгеле булган ташламалар алу тәртибен аңлатабыз

Әлеге исемлек белән яңа ярдәм чаралары кулланышка кертелмәгән булган, аларны алу тәртибе элеккечә калган.

Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә яшәү шартларын яхшырту өчен фатирларын саткан очракта НДФЛ түләргә кирәк түгел. Әлеге ташламадан файдалану өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Пенсионерлар физик затларның күчемсез милке өчен салым түләргә тиеш түгелләр,.Әлеге ташлама бер төргә караган милекнең бер объектына бирелә. Әлеге ярдәмне алыр өчен салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр алты сутый җир өчен салымнан азат ителә. Җир мәйданы артып киткәндә салым түләнә (алты сутыйдан арткан өлеше өчен). Әлеге ярдәм чарасы билгеләнсен өчен, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, әлеге таләпләр үтәлүен раслаучы документлар тапшырырга кирәк.

Югарыда саналганнардан тыш, өч яшькә кадәрге балалар һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр алты яшькә кадәр бушлай дарулар алу хокукына ия. Андый дарулар исемлеге ел саен раслана, ә дарулар льготага ия булган кешеләргә хезмәт күрсәтүче даруханәләрдә педиатр рецепты белән бирелә. 

Моннан тыш, гражданнар беренче яки икенче бала туганга (уллыкка алганга) бирелә торган айлык түләүләрне алу өчен бала туганнан соң (уллыкка алганнан соң) өч ел эчендә теләсә кайчан гариза яза алалар. Гаризаны күп функцияле үзәкләр аша тапшырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса