Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрнең электрон хезмәт кенәгәсенә күчү мөмкинлекләре бар

“Мин хезмәт кенәгәсен электрон форматка күчерү мөмкинлеге турында ишеттем. Моны ничек эшләргә? Миңа кая мөрәҗәгать итәргә?”, безгә социаль челтәрләрдә Питрәч авылында яшәүчеләр шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Әлеге сорау белән без район пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать иттек.

- 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр үзенең эш бирүчегә хезмәт кенәгәсен традицион кәгазь вариантын яки электрон форматын сайлап алу турында язма гариза бирергә тиеш.

Хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнарга гына бирелә. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучыларның мондый хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны исәпкә алу бары тик  электрон рәвештә генә алып барылачак, - дип сөйләде безгә Питрәч районы Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Шлыкова.

Ул шулай ук хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик җайлы булуын билгеләп үтте. Ул хезмәткәргә үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тиз арада алу мөмкинлеген бирә.

- Теләсә кайсы вакытта электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки РПФ сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган төгәлсезлекләрдән һәм хаталардан якланган, - дип ассызыклады Ирина Павловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X