Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең яшь хәрәкәт инспекторлары юлда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтәләр

Бу материалда без «Каенкай» балалар бакчасында һәм Питрәч 2 нче мәктәбендә әлеге эшнең ничек оештырылуы турында сөйләрбез.

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Яшь инспекторлар отряды ярдәме белән балалар  кечкенәдән  юлда үзләрен тотарга өйрәнәләр, шулай ук  үзләреннән кечерәкләрне, әти-әниләрен дә моңа өйрәтәләр.

 
«Каенкай» балалар бакчасында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядында 22 бала исәпләнә. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре программасы буенча тирәнтен шөгыльләнәләр. 2019 елда алар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яшь инспекторлар отрядлары арасында республика конкурсында беренче урынны яуладылар.
- Балалар махсус автокласста актив эш алып баралар, анда кирәкле макетлар, юл билгеләре һәм светофор бар. Башта без аларны үзебез укытабыз, ә алга таба алар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен кечерәк балаларга, шулай ук дусларына һәм әти-әниләренә тапшыра, - дип сөйләде яшь инспекторлар отряды тәрбиячесе һәм җитәкчесе Лилия Шәрәфетдинова.
Районның икенче мәктәбендә шулай ук  юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды оештырылды, аңа 90 укучы керә. Алар кече сыйныфта укучы балалар арасында юл травматизмын профилактикалау мәсьәләләренә өйрәтәләр.
- Безнең мәктәптә яшь инспекторлар отряды өч буыннан тора: бу унынчы, алтынчы һәм икенче сыйныфлар. Без балалар белән өйрәтү әңгәмәләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмасын өчен машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен төрле чаралар һәм акцияләр, шулай ук мастер-класслар уздырабыз, - диде 6Б сыйныф укучысы Матвей Дудкин.
2019 елда балалар Яр Чаллыда узган «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсында катнаштылар.
- Шәхси зачетта мин беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча икенче урынны, шулай ук «Автошәһәрчек» номинациясендә өченче урынны алдым. Безнең команда барлык катнашучылар арасында да иң яхшылар егермелегенә  керде, - дип уртаклашты Илья Дудкин.

 «Непоседы»  балалар театр студиясе  юл хәрәкәте кагыйдәләре турында театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады.


«Юл йөрү кагыйдәләрен белмәү нәрсәгә китерә?»  дигән театральләштерелгән  сәхнә күренешендә тиешле булмаган урында юл аркылы чыгучы  Вася исемле  малай турында сөйләнелә. Аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә өйрәтү өчен сәхнәдә җәяүлеләр зебрасы, юл билгеләре, светофор җанлана. Тамашаның интерактив формасы ярдәмендә тамашачылар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен иң мөһим билгеләрне һәм кагыйдәләрне истә калдыра алдылар.
Яңа спектакльнең балалар өчен юл-транспорт травматизмын кисәтү кебек игелекле эшкә хезмәт итүенә мин бик шат, - дип ассызыклады «Непоседы» театр студиясе җитәкчесе Венера Пирожкова.
Балалар бик озак әзерләнделәр һәм тамашачыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәүләрен күрсәтә алуларына ышаналар.
- Мин Шук ролен башкарам һәм моның бала өчен ни дәрәҗәдә начар сыйфат булуын күрсәтәм. Балага юлда йөрү кагыйдәләрен нәкъ менә шундый уен формасында җиткерергә кирәк дип уйлыйм, чөнки алар җиңел үзләштерелә һәм истә кала, - дип уртаклашты  студиягә йөрүче, Питрәч беренче мәктәбенең 8Б сыйныф укучысы Юлия Филлипова.


Тамаша муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән отылган грант кысаларында тормышка ашырылды.
- Грант ярдәмендә без искиткеч костюмнар, якты декорацияләр һәм кирәкле реквизит алдык, - дип билгеләп үтте Питрәч  үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Ләйсән Сәгыйрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса