Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә дә уза ул ярминкәләр

Район хакимияте каршындагы мәйдан шау-гөр килә. Биредә көзге ярминкә уза. Халык кышка җитәрлек запас әзерләргә тырыша.

Кешеләр сәүдә рәтләрен карап йөри. Берәүләргә балык, икенчеләренә каклаган каз, кемгәдер дуңгыз салосы кирәк. Әмма иң күп соралганы - бәрәңге иде. "Кощак" җәмгыяте һәм Лаеш районының Нармонка хуҗалыгы бәрәңгене 12-13 сумнан сатты. Аны бик тиз алып та бетерделәр.
- Күбрәк тә алып килгән булыр идек. Болай тиз алырлар дип бер дә уйламаган идек, - диделәр лаешлылар.
Бәрәңгенең болай тиз генә сатылып бетүеннән риза булмаган питрәчлеләр дә бар иде.
- Үзем белән кул арбасы да ала килгән идем. Күрәсезме, ул буш диярлек, - диде район үзәгендә яшәүче Николай Хрюнов. - Алырлык әйбер бар үзе дә, әмма мин бәрәңге алмакчы идем, аны ни арада алып та бетергәннәр соң, - дип ризасызлыгын белдерде ул.
Бу хәлгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров ачыклык кертте:
- Без ярминкәдә күптөрле товарлар булуы турында кайгырттык. Җиләк-җимеш, ит, балык, сөт әйберләре, ашлык, печән, салам... Күрәсең, бәрәңгене күбрәк аласылары килгән халыкның. Сорау бу кадәр булыр дип көтмәгән идек, - диде ул. - Алдагы ярминкәләрдә моны исәпкә алырга кирәк булыр, дип тә куандырып куйды.
Ярминкә җыйнак кына булса да, кешеләр кирәк әйберләрен алды. Яшелчәләр бәясе белән дә, яңа җыелган булуы белән дә тартып торды. Кәбестәне 6-7 сумга, кишерне һәм чөгендерне 10 сумга алырга була иде.
- Элек ярминкәләрне август аенда ук уздыралар иде. Бик күңелле, зур итеп оештыралар иде. Быел да килергә булдым әле. Мин суган алдым. Кибеттә аның бәясе 18 сум тора, монда 14 сумнан алдым, бик шатмын. Пенсиядәге кешегә бәянең арзанрак булуы бик яхшы инде ул, - ди Галимә апа.
Вазыйх абый да канәгать.
- Мин бәрәңге һәм ашлык алдым. Ярминкәдә гел нидер кирәкле әйбер була. Ел саен киләм монда. "Карповка" казлары 650-850 сумнан иде. "Ак барс Питрәч" хуҗалыгы сыер ите сатты. Аны 230 сумнан алдым. "Үшнә, балык хуҗалыгы балыкны 110 һәм 120 сумга сатты. Халык бал продукциясе дә сатып алды. Аны Шәледән "Гыймадиев Р.И." шәхси предприятиесе сатты. "Ватан"ның каймагын да алдым. Ит тә алдым, - ди ул.
Халык кош-кортларына, мал-туарына 7 сумнан ашлык та алды. "Питрәч азык-төлек корпорациясе" һәм "Рацин Шәле" хуҗалыклары печән ала килгән. Бәясе дә кыйммәт түгел - тюгы 500 сумнан.
Мәктәпләр яшелчәне бик арзанга бирде. Алар сәүдә урыннарын да бик матур итеп бизәргә онытмаганнар.
врезка:
Ярминкәдә 16 хуҗалык катнашты. Шулай ук Керәшен Сәрдәсе һәм Татар Тау Иле мәктәпләре үз кишәрлекләрендә үстергән яшелчәләрен тәкъдим итте. "Марс" һәм "Сөләймәнов И.Н.", "Сабан-1", ни өчендер, машиналарын җибәрмәгән иде.
Лаеш районы ике машинада үз продукциясен китергән иде. "Хәерби" һәм Нармонка хуҗалыклары бәрәңге һәм яшелчә сатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X