Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтәге “Шатлык” балалар йортында тәрбияләнүчеләр ашыгыч ярдәм машинасын, полиция һәм янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга икәнен яхшы белә

«Шатлык» приюты тәрбияче Ләйсән Галимҗанова балаларга янгын сүндерүчеләрне, полиция, ашыгыч ярдәмне ничек чакырырга икәнлеген өйрәтте.

Моның белән шаярырга ярамаганлыгын да искәртте, ялган чакырулар өчен җаваплылык каралганлыгы турында сөйләде.

Дәрестә балалар төрле очракларда телефон һәм телефон белешмәсе белән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар.

Башта балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр, янгын сүндерүчеләрне чакырганда янгын урынын дөрес атарга өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса