Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән Филипповлар гаиләсе "Бердәм Россия" партиясеннән гаджет алды

Казанда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче мәдәният хезмәткәрләре өчен планшетлар тапшырылды.

Светлана Филиппова район мәдәният йортында костюмер булып 1996 елдан бирле эшли.

Ул үзешчән сәнгать коллективлары һәм солистлар, «Непоседы» балалар театр студиясе һәм «Балкыш» халык театры спектакльләре өчен костюмнар тегә һәм  аларны реставрацияли. Светлананың ире Сергей Филиппов – шофер, ул ерак җирләргә йөреп эшли.

Гаилә ике бала тәрбияли. Олы уллары Владислав армиядә Пермьдә хезмәт итә. Кечеләре Вячеслав Питрәч 1 нче мәктәбендә 6 сыйныфта укый. Аңа 12 яшь. Малайның инвалидлыгы бар. Ул 5 ел инде шикәр диабеты белән авырта. Республика балалар  клиник хастаханәсе күзәтүендә тора, ел саен дәваланырга ята, диета саклый. Гаилә даими рәвештә табиблар белән элемтәдә тора һәм аларга ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтле.

- Улым бик аралашучан, шаян бала. Яхшы укырга тырыша. Әмма аңа аерым игътибар кирәк. Улым бик сизгер, кимсенүчән бала, - ди Светлана Петровна.

Ата-анасы малайларының тормышы яшьтәшләре тормышыннан берни белән дә аерылмасын өчен  тырыша.

Буш вакытларында Вячеслав спорт белән шөгыльләнә. Баскетбол уйнарга, велосипедта, скейтбордта йөрергә ярата. Кышын чаңгыга баса, җәен әтисе белән балык тотарга йөри. Аны еш кына «Кайгырту» социаль үзәгенә төрле чараларга чакыралар. Ел саен алардан Кыш бабай килә һәм бүләк алып килә.

Планшет –  бу «Игелек кыл» акциясенең дүртенче этабы кысаларында «Бердәм Россия» партиясе бүләге. Яшь питрәчле аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан алды.

- Улым бик гаҗәпләнде. Ул моны көтмәгән иде. Башта бераз югалып калды. Өйгә шатланып, бик канәгать кайтты, - дип билгеләп үтте ана.

Үзенчәлекле бала тәрбияләү җиңел түгел, дип саный ул. Алар ире һәм олы улы белән Вячеслав үзен бәхетле хис итсен өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X