Питрәчтән Яруллинар гаиләсе үз куллары белән матурлык тудыралар
Җәмгыять

Питрәчтән Яруллинар гаиләсе үз куллары белән матурлык тудыралар

Алар иске йорт сатып алганнар, аны төзекләндереп, бик матур ике катлы бинага әверелдергәннәр, баскычларын бизәкләп эшләгәннәр, йорт янында гаҗәеп чәчәк бакчасы булдырганнар.

Яруллиннар гаиләсе 12 ел элек Түбән Камадан Питрәчкә күчеп килгән.

Капкадан керүгә үк чәчәкләргә юлыгасың монда, ишегалды тулы чәчәк, ә инде бакчада аларның саны юк. Биредә петуньялар, гортензияләр, роза чәчәк атып утыра, чит ил үсемлекләре: туя, канада чыршысы да үз урынын алган биредә.

Алар безгә энергия бирә, аларга карап күңелләребез сөенә... Без бакчага чыгабыз да аларга карап туя алмыйбыз. Бу - безнең тормыш, - дип уртаклашты Наилә Яруллина.

Хуҗабикәгә ире булыша. Ул үз куллары белән монда күпер, бизәкле беседка ясаган. Ильяс абый да виноградның 8 төрле сортын үстерә.

Гаилә башлыгы Ильяс Яруллин сөйләвенчә, ул һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, лаеклы ялга чыккач, чүкеп әйберләр ясау белән шөгыльләнә башлаган. Әгәр элек эшләнмәләрне сатуга куйса, хәзер үзе һәм яраткан хатыны өчен генә ясый икән. Аларның йортын матур итеп чүкеп ясалган капка бизи, икенче катка бизәкле баскыч буйлап менәсең. Бу матурлыкны тудырырга аны хатыны Наилә рухландыра.

Яруллиннар гаиләсе бакчасы чәчәкләр белән генә түгел, яшелчәләрнең мул уңышы белән дә сөендерә. Хуҗабикә кыяр һәм помидор тозлый, томат согы ясый, кайнатма пешерә, үз рецептларын уйлап таба.

Менә мин карлыганны кура җиләге белән кайнаттым, – дип уртаклаша хуҗабикә, - ә бу сок, помидор күп, шуңа күрә, алардан томат согы ясыйм.

Наилә апа ел саен үз бакчасында ландшафтлы дизайнны алыштыра, башка чәчәкләр утыртырга тырыша, бертөслелекне яратмый.