Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә әзерләнәләр

Һава шартлары яхшы булганга басуларда һәм болыннарда үлән бик яхшы үсте. Хәзер азык әзерләүчеләрнең бурычы - терлекләрне уңышлы кышлатуны тәэмин итү өчен складлар, базлар, сенаж чокырларын сусыл сенаж белән тутыру. Ә моның өчен яхшы ремонтланган техника кирәк.

- Безнең районда зур оешмаларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 15 азык җыю комбайны, 5 үзйөрешле чапкыч, 32шәр тагылмалы чапкыч һәм печән әйләндергеч, 35 пресс-җыйгыч бар, - ди Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге башлыгы Валерий Максимов. - Терлек азыгы җыю техникасын ремонтлау төгәлләнеп килә, вак-төяк эшләр генә калды.
“Агролак-К” ҖЧҖдә техтикшерү вакытында барлык таләпләргә туры килә торган өч берәмлек азык җыю техникасы һәм биш печән җыю техникасы тәкъдим ителде, - дип билгеләп үтә ул.
Тикшерү барышында машиналарның техник торышының тормыш куркынычсызлыгы, кешеләрнең саулыгы һәм милке, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелә. Техник төзеклеккә, ут приборларының, тормоз системасының эшенә, медицина аптечкаларының, ут сүндергечләрнең һ.б. булуына инану мөһим.
- Безнең механизаторлар, һәрвакыттагыча, үзләренә ышанып тапшырылган техника ремонтына җаваплы карадылар, - ди “Агролак-К” ҖЧҖнең баш инженеры Александр Калашников. - Азык әзерләү вакытында ике “Полесье-208” комбайны, “МакДон” чапкычы, өч пресс-җыйгыч, ике печән әйләндергеч катнашачак. Печән һәм яшел масса ташуга өч МТЗ-1221 тракторы һәм өч КамАЗ машинасы җәлеп ителәчәк. Техника җитмәсә, резервлар бар. Терлек азыгын уңышлы әзерләү өчен безнең хуҗалык кирәкле запчастьләр белән тәэмин ителгән. Механизаторлар да эшкә әзер.
Әтиле-уллы Толк һәм Ильяс Рәҗәповлар Колай басуларында беренче ел гына эшләми. Быел да алар намус белән уңыш җыюга әзерләнделәр, чөнки күп нәрсә аларның эшенә бәйле.
- Команда көтәбез, безнең техника әзер. Терлек азыгы әзерләү чорында ул безне сынатмас, узган еллардагы кебек үк, сыерлар уңышлы кышлар һәм тук булыр дип ышанабыз, - диләр алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X