Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Илһам Кашапов Ильинка авылында яшәүчеләр белән очрашты

Проблемалар турында сөйләштеләр, аларны чишү юллары турында фикер алыштылар, киләчәккә кызыклы планнар кордылар

Кечкенә генә Ильинка авылында әле күптән түгел генә – 2000 еллар башында, нибары 37 кеше яшәгән. Ә хәзер бу һәркем кызыгырлык шәһәр чите, анда яшәүчеләр саны елдан-ел арта.
Хәзер күпләр шәһәр ыгы-зыгысын авылдагы тыныч тормышка алыштырырга тели. Кешеләр шәһәр ыгы-зыгысыннан, бөкеләрдән арыган, әмма алар инде цивилизация рәхәтлекләренә тәмам ияләнгән. Шуңа күрә авылда да шәһәрчә уңайлыклар таләп итәләр. Шәһәр яны бистәләре инфраструктурасы халык саны артыннан өлгереп җитешә алмый. Бу мәсьәләне хәл итү өчен вакыт, финанс чаралары һәм халыкның бердәмлеге кирәк. Район башлыгы Илһам Кашапов белән очрашу вакытында җыелучылар нәкъ менә шул турыда сөйләштеләр.
Иң мөһим мәсьәлә – бистәне газлаштыру. Авыл халкы үз йортларын электр белән җылыта, ә кышкы салкыннарда ут еш кына бетә икән, түләү өчен счетлар да сөендерми: аена 14-16 мең сум. Быел җәй Ильинкада газлаштыру башланды, 2021 елга кадәр 140 участокка газ үткәреләчәк.
Халык бистәдә бердәнбер сулык язмышы өчен дә борчыла. Күлне төзекләндерергә, чүп үләннәреннән чистартырга һәм ярларны ныгытырга кирәк. Бу көнне биредә Экология министрлыгы, район башкарма комитеты, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм проектлаучылардан торган комиссия эшләде.
- Безгә бу күл белән нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау өчен, проект эшләре башкарырга кирәк иде. Бу эшне без эшләдек, әгәр комиссия проект карарларын хупласа, без алга таба эшне дәвам итәчәкбез, - дип сөйләде район башлыгы Илһам Кашапов.
Юлларны төзекләндерү буенча да карар кабул ителде. Район ком һәм вак таш белән ярдәм итәчәк, ә техника һәм эшләрне халык үз өстенә ала.
- Без район хакимиятенә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары һәм тиешле карарлар кабул итүләре өчен рәхмәтлебез, - диде авыл активистларының берсе Рамил Таишев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса