Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Район газетасына язылсагыз, көнкүреш техникаларыгыз һәрвакыт төзек булачак

    Татар Казысы авылында яшәүчеләр, суыткыч төзәтүчеләрнең телефон номерларын сорап, редакциягә мөрәҗәгать итте. Анда, кибет яки почта ишекләренә суыткыч ремонтлаучыларның телефон номерларын язып элсәләр, яхшы булыр иде дигән тәкъдим җиткерелгән.

    Әмма без авыл халкының "белдерүләрне район газетасында гына язудан файда юк", дигән фикере белән килешә алмыйбыз, чөнки мондый белдерүләр район газетасында даими басылып тора. Икенчедән без реклама бирүчеләргә андый күрсәтмә бирә алмыйбыз. Без бары тик сезгә газетабызга язылырга гына киңәш итә алабыз. Шул чагында бернинди проблемагыз да калмаячак. Суыткычларыгыз, башка көнкүреш техникасы һәрвакыт төзек булачак. Сүз уңаеннан, киләсе ел өчен хәстәрен бүген үк күреп куегыз - почта бүлекчәсенә барып, 2016 елның I яртыеллыгына район газетасына язылсагыз, төрле хезмәт күрсәтүчеләрнең телефон номерларын һәрвакыт белеп торырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: