Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасына тугры калуыгыз өчен рәхмәт

Без иң тугры укучыларыбыз - 2020 елның беренче яртыеллыгына “Вперед”-“Алга” газеталарына язылган район үзәгенең төрле оешмалары һәм учреждениеләре коллективларының фотолары белән бик теләп уртаклашабыз.

Питрәчнең "Кыңгыраучык" балалар бакчасы хезмәткәрләре бик креатив фото җибәрде, шул рәвешле алар район газетасына мәхәббәтләрен белдерделәр, ә без, редакция хезмәткәрләренә, алга таба эшләү өчен илһам бирделәр. Без тугры укуларыбызның һәркайсына рәхмәтле.
Оешма һәм учреждение коллективлары уңайлы һәм арзанлы ысул сайлыйлар – газетага альтернатив язылалар. 2020 елның беренче яртыеллыгына альтернатив язылу бәясе - 6 айга 500 сум. Ул район үзәгеннән ерак яшәмәүчеләргә кагыла, чөнки газетаны редакциядән килеп алырга кирәк булачак. Биштән артык газетага язылган район үзәге оешмалары коллективларына без аны үзебез китереп бирәбез.
Шулай ук, редакциядә 2020 елның беренче яртыеллыгына газетаның электрон версиясенә 500 сумнан язылырга мөмкин. Моның өчен бары тик сезнең электрон почта адресыгыз гына кирәк, без анда газетаның яңа санын җибәрәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса