Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасына язылучылар арасында приз отучылар билгеләнде

Акциядә 2020 елның икенче яртыеллыгына газетага язылып, безгә квитанцияләрне җибәрүчеләр катнашты. 

Барлыгы 300дән артык әбүнәче арасыннан без Инстаграмда туры эфирда 12 җиңүчене сайладык.

 

Балалар савыт-саба җыелмасын Күн авылыннан әбүнәчебез И.Г. Бикмөхәммәтов отты. Йомшак юрганга "Айгөл" балалар бакчасы хезмәткәре Г.И. Гайнетдинова, ә аның хезмәттәше - "Кояшкай" балалар бакчасыннан М.А. Перчкова урын-җир комплектына ия булды. Кухня электрон үлчәвен Л.Ф. Хәсәнова, табакны – китапханә хезмәткәре Н.И. Павлова, вафельницаны – аның хезмәттәше А.Г. Карсакова алды. Юрган район мәдәният йортыннан К.И. Нуретдинованыкы булды. Салатницалар җыелмасы үзенең хуҗабикәсе "Ак Барс" кошчылык комплексыннан С.Г. Александрованы көтә. Мантоварканы Питрәчтән әбунәче С.Х. Сәйфетдинова отты. Төп призга район үзәгенең икенче мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Д.М. Зәйнуллина лаек булды. Пицца һәм роллылар җыелмасын район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре В.И. Козинага һәм М.Ф. Ивановага китерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X