Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район халкының йорт яны территорияләрен тәртиптә тотуларын тикшерә башлаячаклар

Ишегалдыгызда чүп-чар бармы? Димәк, без сезгә барабыз.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен хуҗаларга административ җаваплылык яный.

Без барыбыз да йорт яны территорияләрен тиешле тәртиптә тотарга тырышабыз. Ишегалларын бөтен кеше - узып баручылар да, күршеләр дә күрә бит. Хәзер питрәчлеләр куаклар һәм агачлар кисәләр, чүп-чар җыештыралар.  Үз территориягез турында гына кайгыртып, кирәкмәгән бар нәрсәгезне чит участокка чыгарып ташлау зур хата булачак. Янәсе, теләсә нишләсеннәр, бу бит безнең территория түгел. Еш кына төзелеш һәм ремонт вакытында шулай эшлиләр, әйбердән бушаган савытлар, утын, зур габаритлы калдыклар, материаллар өеп куялар. Болай эшләргә ярамый, бу очракта милекчегә 2000 сум күләмендә штраф  салу куркынычы яный. Йорт яны территориясеннән читтә канализация чокырлары казу, транспорт чарасын юуу, иске трактор яки автомобиль запас частьләрен саклаучыларга да шундый ук җәза каралган.

Шулай ук  без участоктан читтә ишегалды корылмалары төзелү-төзелмәвен дә тикшерәчәкбез. Йорт хуҗасының якында урнашкан сулыкларга чүп-чар ташлау-ташламавын, яфрак һәм чүп-чар ягу-якмавын да тикшерәбез, - дип санап китте административ-техник комиссия башлыгы Ришат Җиһаншин.
26 апрельдән 16 майга кадәр районда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу чорда ачык уттан, мангаллардан файдалану, учак ягу, чүп-чар яндыру һәм пиротехника куллану тыела.

Янгын куркынычын киметү өчен йорт янындагы участокларны ягулык-майлау материалларыннан, коры үләннәрдән, калдыклардан даими чистартып торуларын сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте питрәчлеләргә безнең район буенча  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Роман Пушков. Бу язда инде коры үлән һәм чүп-чар януның 7 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса