Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда экстремизм күренешләре күзәтелми

Район хакимиятендә терроризмга каршы комиссия утырышы узды.

Комиссия әгъзалары аерым игътибар категориясендәге затлар белән профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында фикер алышты, террорчылыктан саклануның билгеләнгән таләпләрен бозуларны бетерү буенча эш турында сөйләштеләр.
Аерым игътибар категориясендәге затлар белән профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турындагы беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары Алмаз Гомәров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел башыннан бирле район территориясендә террорчылык актлары һәм экстремизм очраклары күзәтелмәгән. Җинаять эшләре кузгатылмаган, административ җаваплылыкка тартылучылар булмаган. Әмма район халкының саны тиз артуы борчу тудыра.
- «Царево» һәм «Светлый» торак комплекслары тиз төзелә һәм аларга шунда ук кешеләр дщ күчеп килә. Районга читтән килүчеләр би күп, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән дә, без аларны белмибез, - диде үз чыгышында Алмаз Гомәров. Ул Богородск һәм Шигали авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
- Сезнең көндәлек эшчәнлегегез барышында нинди дә булса мәгълүмат алсагыз, полициягә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Без исә бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, мәгълүмат һәм фактлар булса, кешеләрне исәпкә кую буенча тиешле чаралар күрәчәкбез, - дип билгеләп үтте ул.
Үзәкләштерелгән сак пункты башлыгы Виталий Ишимов, җыелганнарга район объектларын террорчылыкка каршы саклану буенча тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, җәмәгатьчелек фикерен халыкка җиткерү өчен махсус билгеләнгән урын – балалар шәһәрчеген тикшергәндә, номерны автоматик рәвештә билгели торган полицияне ашыгыч чакыру төймәсе һәм стационар телефон булмау ачыкланган.
Утырышта мәгариф объектларын паспортлаштыру барышы турында да сөйләштеләр, гомуми белем бирү учреждениеләрендә профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында фикер алыштылар, башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса