Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда тормыш көннән-көн яхшыра бара

3 октябрьдә икенче чакырылыш район Советының егерме дүртенче утырышы булып узды. Анда берничә мөһим мәсьәлә каралды.

Төп темаларның берсе булып районда коммуналь инфраструктура системасының коммуналь үсеше, торак фонды модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру торды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев шул уңайдан доклад ясады. Ул соңгы өч елда торак төзелеше үсеше күзәтелүен билгеләп үтте. Фараз итүләргә караганда, 2011 елдан 2014 елгача 164 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Торак фондының гомуми мәйданы 936 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Өч елда үсеш - 21,2 процент булган. Торак фонды төзелешендә аерым йортлар салу өстенлек итә (69 процент).
Йортта яшәүчеләрне барлык коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү өчен, шул ук вакытта аның бәясен дә арттырмыйча, күппланлы эшләр комплексы үткәрелде. Коммуналь челтәрләрне модернизацияләүгә шактый средстволар тотылды. Шулардан 60 миллион сум республика бюджетыннан, ә 16 миллионы җирле бюджеттан бүлеп бирелде.
- Әлеге планда иң мөһиме - районны яшәү һәм тормыш итү өчен уңайлы итү, - диде чыгышын йомгаклап Геннадий Товкалев.
Район башлыгының коррупциягә каршы сәясәте буенча чаралар турындагы докладны район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары Валентина Урысова ясады.
- Коррупция ят күренеш буларак, җәмгыятебезгә яный башлады. Соралганнар фикеренә караганда, коррупция ил икътисадына (80,6 процент), сәяси системага (77,1), һәм эшмәкәрләр эшчәнлегенә (75) йогынты ясый. Шул ук вакытта коррупцияне респондентларның яртысы диярлек (49,5) яшәү-көнкүрешендә сизүләрен әйтә, - диде ул.
Бүген коррупциянең тискәре йогынтысын күрми мөмкин түгел. Шулай да районда коррупция бик үк югары түгеллеге турында да әйтә кешеләр. Шулай да барлык ведомстволарның, структураларның, җәмәгать оешмаларының, муниципалитетның әлеге планда бергәләп эшләве торган саен мөһимрәк роль уйный бара.
Аннары финанс-бюджет палатасы рәисе Тәлгать Вәлиуллин чыгыш ясады. Аның чыгышы 2014 ел бюджеты үтәлешенә карый иде.
Депутатлар шулай ук башка агымдагы мөһим мәсьәләләрне тикшереп, фикер алышты. Соңыннан шулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыш эшендә Россия Федерациясенең Татарстанда наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү Федераль хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Азат Мөхәммәтҗанов та катнашты. Ә утырыш эшен район башлыгы - район Советы рәисе Эдуард Дияров алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса