Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның барлык торак пунктларында "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу" башланды

Көн саен якынча 1000 ишегалды аша узалар.

1 августтан урамнарда яшел жилет һәм бейсболка кигән, кулларына планшет тоткан кешеләр күренә башлады. Бу исәпкә алучы экипировкасы. Алар барлыгы 42, районның бөтен территориясе буенча бүленгәннәр. Чакырылмаган кунаклар һәр йортка килә. Сабыр гына яннарына йорт хуҗасы чыкканын көтәләр, аннары үзләре белән таныштыралар һәм сораштыруны башлыйлар. Барысы белән дә кызыксыналар. Гаиләнең күпме сутый җире бар, нинди яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, күпме мал-туар асрыйлар... Исәпкә алу кәгазен әңгәмәдәш сүзләреннән чыгып тутыралар.
Колай авылыннан Шакировлар йортына халык санын алуның икенче көнендә үк кергәннәр. Эльмира Шакирова хезмәткәрне калитка янында каршы алды, барлык сорауларга да җавап бирде, ә аннан соң зур булмаган уңышын күрсәтү өчен бакча эченә алып кереп китте. 

Бездә 12 сутый. Яшелчә, кәбестә, борыч, помидор үсә. Бәрәңге утыртмадык, быел җирне ял иттерәбез. Парник юк. Алма, груша, чия, виноград бар. Алардан кышка компот, кайнатма ясыйбыз. Хайваннардан безнең песи һәм эт кенә, - дип санап китте хуҗабикә.


Мәчеләр һәм этләр исәпкә алынмый икән. Кәҗәләр, сарыклар, дуңгызлар, сыерлар, үгезләр, атлар – алына.

10 тавык һәм 1 кәҗә бар. Сезне кәҗә сөте белән сыйлый алам, - дип белдерде Шакировлар белән янәшәдә яшәүче Виктор Сергеев. 

Ул үз хуҗалыгына кертергә теләмәде. Хәер, исәпкә алучы рөхсәтсез керә алмый, бары чакыру буенча гына. Шуңа күрә кайвакыт әңгәмәләр бер урында, тикшерүсез уза.
Исәпкә алучылар кичке 7гә кадәр эшлиләр, бер көндә якынча 20 участокта булалар. Һәрберсенә 480 шәхси ярдәмче хуҗалык туры килә. Халык санын алу август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Беренче 2 көн эчендә 2,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасыннан сорашып белешкәннәр. Эш шул ук темпта дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса