Россиядә товар һәм хезмәтләрне мәҗбүриләп сатучыларга штрафлар кертелде
Җәмгыять

Россиядә товар һәм хезмәтләрне мәҗбүриләп сатучыларга штрафлар кертелде

Законны Владимир Путин имзалаган.

Аерым түләү бәрабәренә кулланучыларга өстәмә товар, эш һәм хезмәтләр саткан вазифаи затларга 2-4 мең сум, ә оешмага 20-40 мең сум штраф салына.

«Законны кабул итү гражданнарга намуссыз сатучылардан өстәмә яклау булдырачак», — дип белдергән иде элегрәк Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. Аның аңлатмасы буенча, еш кына сату-алу килешүенә мәҗбүри рәвештә өстәмә товар яки хезмәт алу турында шартлар кертелә. Спикер автосалонда автомобиль сатып алуны мисал итеп китерә — конкрет компания белән иминият килешүе төзүне мәҗбүрилиләр. «Нәтиҗәдә, сатып алучы артык чыгымнар чыгара», – ди Володин.

Сүз бергә бирелә торган товар сатып алу тәкъдиме турында гына түгел, ә сатучы өстәмә товарлар яки хезмәтләр өчен түләргә тәкъдим иткән очраклар турында бара, дип белдерә Федерация Советының Конституцион законнар чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова. Шул ук вакытта мондый шарт төп товарны сатып алу өчен мәҗбүри булып тора. Бу мәҗбүри тагылучы өстәмә килешүләргә дә кагыла.

Сүз уңаеннан, акцияләр өчен штраф салынмаячак, бу мәҗбүри түгел, дип аңлатканнар иде Дәүләт Думасында (проект ЛДПР депутатлары тарафыннан әзерләнгән иде). Авторларның берсе, әлеге фракция депутаты Иван Сухарев проектны карау барышында, мәҗбүриләп сатылган товар, кагыйдә буларак, ачык базардагы аналогларга караганда кыйммәтрәк тора, дип ассызыклый. Аның сүзләренчә, башка факторлар белән бергә нәкъ менә бу шарт төп товарга, эш һәм хезмәтләргә бәя артуына китерә.

Яңа законның тагын бер яңалыгы — кулланучының хокукларын бозылу белән бәйле таләпләрне караудан нигезсез читләшү яки баш тарту. Вазифаи затлар өчен ул — 15-30 мең сум, һәм юридик затлар өчен 100-300 мең сум штрафка әйләнергә мөмкин.