Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Кыш бабае декабрьдә Казанга килә

Россия Кыш бабаеның ил буенча сәяхәте декабрь азагында Мәскәүдә тәмамланачак.

Россия Кыш бабаеның ил буенча сәяхәте дәвам итә. 48 көн эчендә Тылсымчы бабай "НТВ" телеканалының популяр алып баручылары белән берлектә яшел фургонда тонналап бүләк төяп, меңнәрчә чакрым ара үтә. 8 декабрьдә Россиянең Кыш бабае Казанга килеп җитәчәк, дип хәбәр итә "НТВ" ның PR-бүлеге. Һәрбер шәһәрдә Яңа елның төп герое чыршыда утлар кабыза. Ул балалар мәгариф үзәкләрендә, хастаханәләрдә, приютларда була, күңел түрендәге иң яшерен хыялларын хатка язган кечкенә дуслары янына кунакка килә. Бүгенге көндә Кыш бабай адресына балалардан һәм өлкәннәрдән 14 мең хат кабул ителгән.

Кыш бабайның ил буйлап сәяхәте 29 декабрьдә, Мәскәүдә аның өчен махсус ясалган "Бозлы Мәскәү" мәйданында зур бәйрәм белән төгәлләнәчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X