Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетүнең законлы карар булуын билгеләп үтте

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — диелгән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган боерыкта.

Элегрәк РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде.
Шулай ук Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетүнең законлы карар булуын билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса