Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабира Зәйнуллина: “Мин дөньяда иң бәхетле кеше”

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Колай авылында яшәүче Сабира Зәйнуллина үткәрә. Бу вакыйга уңаеннан исем бәйрәмен үткәрүчене район башлыгы да котлады.

- Мин дөньяда иң бәхетле кеше, - дип ассызыклады Сабира Зәйнуллина, үзенең тормышы турында сөйләгәндә. - Кечкенәдән үк ятим булып калуыма карамастан, миңа һәрчак яхшы кешеләр очрап торды, ярдәм итте. Минем янымда алты искиткеч бала, унике онык һәм аларның ундүрт балалары бар. Алар минем турыда кайгырталар, игътибар күрсәтәләр. Алар - минем бәхетем дә инде. Әлеге истәлекле дата белән район башлыгы Эдуард Дияров, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская да котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса