Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде

Татарстан артистлары коронавирус таралу сәбәпле онлайн-форматта чыгыш ясый.

(Питрәч, 26 март Нурия Камалетдинова, «Татар-информ»). Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын дөнья буенча ярты миллион тамашачы караган.
Мондый масштабтагы вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Салават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.
«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.
Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.
Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?!
Акция #айдадомой хештегы белән уза.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса