Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәүдә нокталарын ябалар

Узган ял көннәрендә элеккеге КБО бинасына урнашкан сәүдә нокталарын ябу район халкы өчен көтелмәгән хәл булды. Кыска вакыт эчендә бинадан чыгып китергә кушылган эшмәкәрләр бу хәлне тагын да авыр кичерде. Бактың исә, сәүдә үзәге прокуратура карары белән ябыла икән.

Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгыннан соң, Татарстан башкаласында көн саен диярлек халык күпләп йөри торган урыннарны ябып торулары хакында ишетеп торабыз. Инде үзебезнең районда да шундый берничә очрак күзәтелә.

Район прокуратурасы район гадәттән тыш хәлләр бүлеге белән берлектә Питрәчнең җитештерү бинасында тикшерү үткәрә.Әлеге бина бүгенге көндә шәхси эшмәкәр кулында һәм сәүдә объектлары тоту өчен кулланыла. Тикшерү барышында күп кенә җитешсезлекләр ачыклана. Эвакуация юлларына яна торган төзелеш материаллары куелган, бөтен бина да янгын системасы автоматикасы белән җиһазландырылмаган, янгын куркынычсызлыгы буенча барлык норматив таләпләр үтәлмәгән.

Павильонга халык күп йөрү сәбәпле, әлеге бина кешеләр гомеренә куркыныч тудыра, шулай ук күп кенә материаль зыян да салырга мөмкин. Тикшерү нәтиҗәсе буенча район прокуратурасы җитешсезлекләр бетерелгәнче бинаның эшчәнлеген туктату буенча судка гариза юллады. Бер үк вакытта бинаны эксплуатацияләүне туктату буенча да гариза бирелде. Таләп канәгатьләндерелде.

Район халкы мәнфәгатьләрен кайгырту эшмәкәрләр өчен җитди проблемага әйләнде.

- Безгә товарны ташыр өчен бик аз вакыт бирделәр, - ди "Мәскәү ярминкәсе" директоры Рәсим Гусейнов. - Башта ялларда ташып бетерерсез, дигәннәр иде. Ә соңыннан берничә сәгать эчендә өлгерергә кирәклеге ачыкланды.

- Безне бик авыр хәлгә куйдылар, - ди шәхси эшмәкәр Людмила Нефедова. - Әйберләрне дә ашыга-ашыга ташыдык. Кемнәрдер башка бинага урнашты. Ә без әле эзлибез. Менә хәзер товарыбызны машинада сатарга туры килә инде. Яшелчә, җиләк-җимеш тиз бозыла бит, ничек тә сатып бетерергә кирәк.

Район суд приставы бүлек башлыгы - өлкән суд приставы Илзирә Зарипова әйтүенчә, арендачыларның бинаны бушату өчен вакытлары аз булган:

- Питрәч районы суд приставы бүлегенә район прокуратурасыннан бинаның эшчәнлеген административ туктату турында документ кабул ителде. Аны, кичекмәстән, башкарырга кирәк иде. Шуңа күрә, без җомга көнне үк бинаны ябып, пломба салдык. Ә икенче көнне гражданнарның гаризасы буенча кире ачып, товарларын алырга мөмкинлек бирдек. Әлеге эш приставлар катнашында башкарылды. Соңыннан бинага яңадан пломба салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса