Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сез халыкның иң актив өлеше!”

Район мәдәният йортында иҗтимагый ветераннар оешмасы юбилеена багышланган зур чара үткәрелде. Анда авыллардан 355 ветеран килгән иде.

Пенсионерларны авыл җирлекләре Советлары башлыклары озата килгән. Ветераннар слетына район үзәге предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре дә чакырылды. Монда район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин һәм Казан кунагы - республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков та килгән иде.
Ветераннарыбыз бик җаваплы безнең. Алар чарага шактый вакыт алдан ук җыелды. Дус-ишләре, күргән-белгәннәре белән хуш исле кайнар чәй эчеп, эч серләрен бүлеште, дөнья хәлләре турында гәпләште. Әле тагын кайчан очрашып була! Күбесе гыйбрәтле язмыш юлы үткән. Әмма бирешмәгәннәр, баш имәгәннәр. Мәсәлән, Күннән хезмәт ветераны Венера Мөхетдинованы гына алыйк. Аның Чытыда мәктәп директоры булып эшләүче әтисен 1937 елда кулга алганнар. Әниләре 4 бала белән ялгыз кала.
- Без "халык дошманы" келәймәсе белән яшәдек, - дип сөйли авыр елларны искә төшереп ветеран. - Аннары аның исемен акладылар, - дип өстәп куя горурланып.
Бүген Венера апа башлангыч ветераннар оешмасы рәисе, "Яшь йөрәкләр" халык ансамбле әгъзасы. Күптән түгел үткән "Ел хатын-кызы" зона конкурсында "Өченче яшь хатын-кызы" номинациясендә 1 нче урын яулады.
Питрәчтән 86 яшьлек Александра Петрушина да яшь буынга үрнәк булып торырлык. Ул Бөек Ватан сугышын үткән, туган авылына Япония сугышыннан соң гына - 1946 елда кайта. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бүген дә көр күңелле, яшь йөрәкле ул. Аның турында кайгыртучы балалары, оныклары һәм онык балалары шатлык өстәп тора. Иң өлкән онык баласына - 21 яшь! Александра Петрушина барлык чараларда даими катнаша. Хәер, башка фронтовиклар да кимен куймый. Районда Бөек Ватан сугышында катнашканнан 40 кына кеше калып бара. Сугыш кырларында ятып калган һәм тыныч тормышта вафат булганнар истәлеген залга җыелганнар бер минут тын калып искә алды.
Ветераннар алдында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин мөрәҗәгать итеп, аларны ветераннар оешмасы төзелүнең 25 еллыгы белән котлады. Аннары районның 2011 елны ничек төгәлләве турында сөйләде. Үтеп киткән ел барлык яктан уңай, уңышлы барганлыгын билгеләп үтте. "Бөтен планлаштырганнар - үтәлде! Моңа федераль һәм республика программалары булышлык итте!" - диде ул. Шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатын-кызлары яңа төзек фатирлар белән тәэмин ителде. Без республикада бу уңайдан башка районнарга үрнәк булып торабыз!".
Район башлыгы үз чыгышында район ветераннар оешмасының питрәчлеләрнең иҗтимагый тормышына һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте, шулай ук актив тормыш алып барулары өчен рәхмәт әйтте. "Сез халыкның иң актив өлеше!" - диде ул.
Район ветераннар оешмасы рәисе Дания Камалиева район ветераннар хәрәкәте эшчәнлеге һәм тарихы турында сөйләп үтте. Бүгенге көндә әлеге хәрәкәт алты меңнән артык ветеран-пенсионерны берләштерә. Ул ветераннар ихтыяҗы һәм проблемаларына зур игътибар бирергә кирәклеген дә ассызыклады. Башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре дә аның сүзен җөпләде.
Район кунагы - республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков район ветераннар җәмгыятенең 25 еллыгы белән котлады һәм ветераннар армиясенең зур көчкә ия булуын билгеләп үтте. 25 ел - иң матур чак. Алда планнар бик күп. Шулай ук район пенсионерларына мәгълүмат биреп үтте. Республика ветераннар советы ветераннар хәрәкәте тарихында беренче тапкыр конкурста катнашып, 500 мең сум грант откан. Аны инвалидлар, аз тәэмин ителгән гражданнарны яклауга юнәлтергә планлаштыралар. "Сезнең дә андый мөмкинлегегез бар, конкурска гариза бирегез, ә без сезгә булышырбыз!" - диде республика кунагы.
Барлык җыелганнар якынлашып килүче президент сайлавы турында да сөйләде һәм барлык ветеран-пенсионерларны актив катнашырга чакырды.
Ветераннар слеты ветераннар оешмаларының иң актив әгъзаларына республика ветераннар советы һәм Питрәч районы башлыгы Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X