Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Сезнең гаиләдә герой бармы?

    «Вперед» газетасы (1965 ел), Питрәч район архивыннан

    Еллар сизелми дә үтеп китә, барлык хатирәләр, даталар һәм вакыйгалар онытыла, аларның шаһитләре азайганнан-азая бара. Вакытлар узу белән алар тарих дәреслекләрендә билгесез юлларга әвереләчәк. Әмма монда искәрмә бар. Бөек Ватан сугышын берничек тә онытып булмый. Чөнки ул илебездәге һәр гаилә өчен диярлек шәхси кайгы булды, зур югалтулар, ачы хәсрәтләр китерде.
    Питрәч җирендә бик күп батыр, кыю кешеләр туган. Аларның кайберләре фронтка киткән һәм туган өенә кире әйләнеп кайтмаган, икенчеләре сугыштан кайтып, илне торгызып, эшләвен дәвам иткән. Аларның һәрберсе иң югары бүләкләргә һәм олы рәхмәтләргә лаек. Ә иң мөһиме, без үз геройларыбызны истә тотарга, онытмаска тиеш, һәм бу безнең көчебездән килмәслек эш түгел. Ә сезнең гаиләдә үзегез хәтерләгән, балаларыгызга сөйләрлек геройларыгыз бармы? Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан без укучыларга «Безнең гаиләдә герой бар» дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәргә телибез. Без сезгә сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үзләрен кызганмыйча, Ватаныбыз иминлеге турында кайгырткан, фронт юллары аша үткән туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында сөйләргә тәкъдим итәбез.
    Үз хатларыгызны һәм фотоларыгызны безгә algared@yandex.ru электрон адресына яки редакциягә җибәрә аласыз. Гаиләгездәге геройлар турындагы хикәяләрегез «Вперед»-«Алга» район газетасында, безнең pestrecy-rt.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә урын алачак.


    Быел якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның тууына 120 ел тула. Петр Михайлович сугыштан соң берничә тапкыр туган төбәгенә кайткан. Әгәр сез аны шәхсән белгән булсагыз, аның турында истәлекләрегез бар икән, шулай ук редакциягә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: