Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмат белән шашкада пенсионерларга тиңнәр юк

Районда ун көн дәвамында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган төрле очрашулар, мәдәни һәм спорт программалары узды.

Бер генә ветеран да читтә калмасын дип тырыштылар.
Шушы көннәрдә комплекслы спорт мәктәбенең спорт залында   өлкән буын кешеләре арасында  традицион  район спартакиадасы үтте, аны  яшьләр эшләре  спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Бу юлы катнашучылар  өстәл уеннары – шашка һәм шахматлар буенча ярышты.

Әйтергә кирәк, күпләр ярышларга наратлыктагы стадионнан килде, анда алар скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Бу спорт төре белән беренче вакытта биш кенә кеше шөгыльләнсә, хәзер инде алар илледән артык. Питрәчлеләрнең инициативасына башка торак пунктларда да скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр кушылганнар.
Спартакиаданы тантаналы ачу вакытында районның социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илшат Шәфигуллин ветераннарны бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук актив тормыш алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, дусларын, туганнарын һәм башкаларны спортка җәлеп итәргә чакырдылар.
Аннан соң иң актив катнашучыларга – спорт ветераннарына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шашка буенча җиңүчеләр һәм призерлар: хатын-кызлар арасында - Валентина Крусева, Галина Мокроусова, Әлфия Шәйхетдинова, ир-атлар арасында - Нургазиз Әхмәтҗанов, Габделхәй Гобәев, Дмитрий Анисимов. Шахмат буенча: Илшат Гайсаров, Владимир Морозов һәм Габделбарый Кәримов.  Аларга грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса