Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәхси хуҗалыкларга печән кайта башлады

Авыл хуҗалыгында җәй - кышка әзерләнү чоры ул. Бүгенге көндә алда берьюлы берничә мөһим бурыч тора. Район хуҗалыкларында печән һәм азык әзерләү бара. Шуның өстенә инде уракка төшәргә дә бик аз вакыт калып бара. - Бөтен техникабыз эштә бүген, - ди "Ак Барс-Питрәч" ҖЧҖның азык әзерләү буенча агрономы Айрат Миңнуллин....


- План буенча без 10 мең тонна сенаж әзерләргә тиешбез. Бүгенге көндә инде 7122 тонна күпьеллык үлән әзерләдек. Печән планы 2500 тонна. Аның да инде 2213 тоннасы җыелган, - ди Айрат Миңнуллин. Якын арада тагын 369 гектарда берьеллык үләнне сенажга җыеп алачакбыз. Уңыш бик яхшы, сыйфаты да әйбәт. Быел кыш терлекләребез тук булачак дип ышанып әйтә алабыз.
- Быел һава торышы уңышның сыйфаты өчен дә яхшы булды, җыеп алырга да комачауламый, - ди "Ак Барс-Питрәч" хуҗалыгы механизаторы Павел Семенов. Ул Норма болынында эшли торган өч МТЗ-1221нең берсендә эшли. - КамАЗ белән ташыйлар. Көненә 100 дән 180 тоннага кадәр төяп җибәрәбез. Биредә тагын ике-өч көнлек эш калды инде.
Хуҗалыкта эшләүчеләр бүгенге көндә үз шәхси хуҗалыкларында да терлек азыгы әзерли. Традиция буенча аларның һәрберсе хезмәт хакы исәбенә ике рулон печән ала ала (рулонын 500 сумнан). Күпләр әлеге мөмкинлектән бик теләп куллана.
- Шәхси хуҗалыкларга печәнне узган шимбәдә бирә башладылар, - ди Айрат. - Теләгән кеше гариза язып өстәмә рулоннар да ала ала.
- Мин әлеге печәнне ел саен алам. Үзем әзерләгәнне дә кушкач, кыш буе терлек асрарга җитә, - ди хуҗалыкның машина йөртүчесе Александр Кулаев.
Башка хуҗалыклар да халыкка печән бирә башлады. Гомумән алганда, азык әзерләү эше районда бик яхшы бара.
- Беренче катны чабып бетердек, инде икенчесен көтәбез, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Фәйзуллин. - Бүгенге көндә печән җыю буенча планны тутырдык, ике мең тоннадан артык әзерләдек. Бер сыер башына 3 тонна печән кирәк, ә безнең запас хәзер бер башка 2,2 тонна туры килә. 20 мең тоннадан артык сенаж, 90 тонна печән оны һәм 80 тонна яфрак азык әзерләдек. Бу бик яхшы күрсәткечләр, сыйфаты да яхшы. Бөртеклеләрнең дә уңышы яхшы булыр, дип өметләнеп торабыз. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп китим, шушы көннәрдә бөтен район буенча урып җыю эшләренә техника әзерлеген тикшерү үтәчәк.

Врезка: Районда 11,5 мең тонна печән, 22 мең тонна сенаж, 90 тонна печән оны һәм 81 тонна яфрак азык әзерләнгән.

Фото Ильшата Гайсарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питреч, авыл хужалыгы, терлек азыгы

2
X