Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле һәм Богородск авылларында “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” проекты кысаларында парклар төзү төгәлләнеп килә

Район үзәге генә түгел, районның башка авыллары да заманча һәм яшәү өчен уңайлы.

Питрәчтә мәдәният һәм ял паркларына барып, вакытны күңелле үткәрергә мөмкин. Алар балалар, яшьләр һәм өлкән буынны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Әкренләп авылларда да ял итү өчен матур һәм уңайлы урыннар төзи башладылар. Аларга төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләр бик теләп йөри ала. Шәле һәм Богородск авылларында балалы гаиләләр, шулай ук пенсионерлар күп яши. Аларга проблемалардан арынып, ял итә ала торган урын булу кирәк. Шуңа күрә быел җирле халык дәүләт хезмәтләре порталында территорияне төзекләндерү буенча тавыш бирүдә катнашты.

- Шәле һәм Богородск авылларында яшәүчеләр ял итү, балалар белән күңел ачу өчен уңайлы җәмәгать киңлеге булдыру инициативасы белән чыктылар. Алар тавыш бирү юлы белән төзекләндерү өчен урын сайладылар, шулай ук булачак паркларның дизайн-проектларын сайлауда катнаштылар, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.

Заманча паркларның идеяләрен «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында тормышка ашырып булды. Проектлар авыл халкының фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнде. Аларны тормышка ашыру өчен 32 миллион сумга якын акча тотылды. Богородсктагы паркның мәйданы - 17,9 сутый, Шәледә – 62 сутый. Паркларны төзү һәм төзекләндерү эшләре соңгы фазага күчте. Анда җәяүлеләр юллары төзекләндерелде, участокларны яшелләндерү эшләре башкарылды, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт тренажерлары, урналар һәм эскәмияләр урнаштырылды, ял итү урыннары оештырылды.

 

Соңгы биш елда районда 6 парк һәм сквер төзекләндерелде һәм ачылды. Киләсе елда Питрәчтә балалар шәһәрчеген реконструкцияләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X