Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле синең белән горурлана, Илшат!

Шушы көннәрдә район хәрби комиссариатына Төньяк флотның "Советлар Союзы флоты адмиралы Кузнецов" исемендәге авыр авианосец крейсерының электр көчләре җиһазлары төркеме командиры, өлкән лейтенант В. Измайловтан хат килеп төште.

Хатта якташыбыз, Шәле егете Фәхретдинов Илшатның әлеге корабльдә хәрби хезмәт үтүе, Ватан алдындагы бурычын намуслы үтәве турында яза. Сезнең игътибарга әлеге хаттан өзек китереп үтәбез.
"... Фәхретдинов Илшат Гаптелхәй улы Төньяк флотның "Советлар Союзы флоты адмиралы Кузнецов" исемендәге авыр авианосец крейсерында хәрби хезмәт үтә.
Корабльдә яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Кубриклар, камбуз, команда ашханәсе, китапханә, спортзал, кафе, душ, бәдрәф бар. Матрослар һәм старшиналар газета-журналлар, матур әдәбият белән тәэмин ителә, даими рәвештә видеофильмнар, телевидение тапшырулары карый.
Безнең часть бай хәрби традицияләре белән данлыклы. Хәрбиләрне югары белемле, педагогик тәҗрибәле командирлар һәм башлыклар тәрбияли.
Матрос Фәхретдинов Илшат Гаптелхәй улы үзен җаваплы, башкаручан һәм дисциплиналы матрос итеп күрсәтә. Россия Федерациясенең Хәрби Көчләре уставы Статьяларын һәм хәрби-диңгез флоты корабле уставын белә, көндәлек хезмәттә куллана. Электр көчләре җиһазлары төркеме электрчысы белгечлеген матрос Фәхретдинов Илшат Гаптелхәй улы тулы күләмдә өйрәнде, үз вазыйфаларын югары һөнәри дәрәҗәдә башкара. Хәрби хезмәткә намуслы карый, үзенә кушылган боерыкларны вакытында, намус белән үти. Хәрби-диңгез эшен өйрәнә. Үзенә ышанып тапшырылган корабль техникасын яхшы белә.
Характеры буенча тыныч, түземле, гадел, тәртипле, әхлакый-рухи яктан нык. Корабльдә хезмәт үтүе белән горурлана. Корабль һәм флот традицияләренә тугры. Корабльдәге мәдәни-ял чараларында актив катнаша.
Коллективта үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Башлыклар һәм өлкәннәргә итагатьле, әдәпле. Физик яктан нык, чыныккан. Хәрби һәм дәүләт серләрен саклый белә. Үз белгечлеген яхшы билгесенә үзләштерде..."
Күргәнегезчә, хатта Илшат турында бары яхшы сүзләр генә җиткерелә. Бу язманы укыган һәр Питрәч кешесе якташыбыз белән горурланыр дип уйлыйм.
Илшат минем күз алдымда үсте. Мин аларны күршеләренә килен булып төшкәндә аңа әле 9 яшь кенә иде. Ул - Рәмзия апа белән Гаптелхәй абыйның уртанчы уллары. Илшатның тагын Ришат исемле абыйсы, Гөлшат исемле бик чибәр сеңлесе бар. Үзләре дә тырыш, хезмәт сөючән ата- ана балаларын яшьтән эшкә өйрәтеп үстерде. Бәлки, шуңадыр да, балалары, үзләре өчен генә түгел, ил өчен дә кадерле.
Илшат мәктәптә дә бик яхшы укыды. Мәктәпне тәмамлауга, ТИСБИга укырга керде. Биш ел буе анда да яхшы билгеләр генә ала. Уку йортыннан да әти-әнисенә яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Укуын тәмамлап, кулына икътисадчы дипломын алуга ук, ул армия сафларында хезмәт итәргә карар кыла. Төньяк флотта хезмәт итәргә дә үзе теләк белдерә. Армиягә сау-сәламәт булып китәр өчен үзе 45 мең сум акча түләп, борынына операция ясата. Шулай итеп үзенә-үзе юл яра егет.
Юк сәбәпләрне бар итеп, армия хезмәтенә бармый калучы, үзләре турында гына уйлап көн итүче күпләргә үрнәк булып тора Илшат. Әти-әнисенең горурлыгы, якыннарының таянычы булган егеткә рәхмәттән башка сүз юк. Тормышның теләсә нинди чакларында да батырлык, намус, тәвәккәллек кебек ирлек сыйфатлары үз кыйммәтен югалтмаячак. Андый кешеләр дөнья тоткасы бит. Без дә Илшатның хәрби бурычын намус белән үтәп, туган якларыбызга әйләнеп кайтуын телибез. Исән-сау хезмәт итеп кайт, күршем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X