Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Скорлупино” фестивален күрми калма!

Иртәгә, шимбә көнне, 20 июльдә Питрәч авылының Наратлык урманында "Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узачак. Бәйрәм программасы бик бай һәм кабатланмас булыр дип көтелә.

Фестиваль кунаклары илдә иң зур йомырка тәбәсе пешерүнең шаһитлары булачак, шулай ук аларны кулинария тамашалары, мастер-класслар, флешмоб, квестлар, күңелле баттллар көтә. Моннан тыш, кызыклы команда спорт ярышлары, милли уеннар һәм башка бик күп нәрсәләр узачак. Биредә күңел ачу чарасын балалар да, өлкәннәр дә таба алачак, шуңа күрә бөтен гаиләгез белән килегез!
Ә кичке программа популяр музыка яратучыларны аеруча сөендерәчәк, чөнки безгә танылган артистлар – Доминик Джокер, Бабек Мамедрзаев, шулай ук Лэйна киләчәк. Бәйрәм “Джива” театрыннан искиткеч утлы тамаша белән тәмамланачак, аннары күк салют белән балкыячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса