Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сәламәт һәм көчле яшьләр - безнең киләчәгебез

Үз җиреңә, халкыңа карата мәхәббәт - ул һәр кеше өчен аңлаешлы һәм табигый хис.

Чөнки ул бу илдә туган, анда беренче адымнарын ясаган, әйләнә-тирә дөньяны танып белә башлаган, беренче тапкыр “әни” сүзен әйткән. Бу илдә аның ата-бабаларының күп буыннары яшәгән. Әмма бу мәхәббәт үзеннән-үзе тумый, аны балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Гыйнвар аенда бездә, гадәттәгечә, оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыгы старт ала. Ул Ватанны саклаучылар көненә, ә быел тагын ике тантаналы датага – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу чорда бик күп чаралар планлаштырылган, айлык “Аҗаган” хәрби-спорт уены белән тәмамланачак.

- Безнең максат - яшь буында патриотизм хисе тәрбияләү. Яшьләребез спортны яратканга күрә, төп басымны спорт чараларына ясарга планлаштырабыз, - ди ТР ДОСААФ җирле оешмасы советы рәисе Илдар Бикмөхәммәтов. - Без егетләрне армиядә хезмәт итәргә әзерләргә, аларда физик яктан көчле булу, спорт белән шөгыльләнү теләген булдырырга тиеш. Сәламәтлек көннәрендә һәм башка массакүләм спорт чараларында да катнашырга планлаштырабыз.
23 гыйнварда ДОСААФ спорт залында район мәктәпләре командалары арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына пневматик винтовкадан ату буенча район беренчелеге узачак. Ә февраль урталарында районның иң яхшы атучылары республика ярышларында катнашачак. 31 гыйнварда армиядә хезмәт итәчәк егетләр арасында кышкы күп төр ярышлар узачак, ә 1 февральдә армиягә чакырылучы яшьләр арасында йөзү буенча район беренчелеге узачак.
Яшьләр арасында иң популяр һәм яраткан ярышларның берсе - биатлон 7 февральдә узачак. Шулай ук безнең оешма 15 февральдә армия кул сугышы буенча район беренчелеген уздырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше