Иң файдалы ял – саф һавада ял итү.
Зур компаниядә - гаиләң, дусларың һәм хезмәттәшләрең белән ачык һавада ял итү икеләтә күңелле. Бу якшәмбе, 26 гыйнварда Наратлыкта питрәчлеләрнең һәм район кунакларының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – «Сәламәтлек көне» узачак.
Программада - чаңгы ярышлары, карда футбол уйнау, төрле уеннар һәм конкурслар рәвешендә кышкы күңел ачулар.
Теләүчеләрне кайнар чәй һәм тәмле коймаклар көтә. Наратлыкка килегез, күңелле булачак.
Башлана сәгать 11дә.