Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Снюс саткан өчен зур штрафлар яный

Снюс яшь буын арасында яңа трендка әверелде. Зыянлы товар сатучылар никотин катнашмаларын «куркынычсыз тәмәке булмаган матдәләр» исеме астында сата башлаган. Шуның нәтиҗәсендә бөтен республика буенча мәктәп укучыларының агулану очраклары булды.

Россиядә снюс сатуны тыю 2015 елдан бирле гамәлдә. Декабрь башында Дәүләт Думасына ил буенча составында никотин булган бөтен суыра һәм чәйни торган продукцияне сатуны тыю турында закон проекты кертелде.
Снюс сату тыелуга карамастан, намуссыз җитештерүчеләр тәмәкене чиста никотин яки никотинлы катнашма белән алмаштыра, шуңа күрә аны, тәмәке сату турындагы законны бозмыйча, легаль рәвештә сата ала. Снюслар, кальян, электрон тәмәке балалар һәм олыларда җитди наркотикларга, тәмәкегә бәйлелек тудыра. Никотин - агулы наркотик матдә, аның ничек һәм нинди ысул белән кулланылуында аерма юк. Агуның матур итеп тышлануыннан аның эчтәлеге, шулай ук аны куллану нәтиҗәләре үзгәрми. Кайбер мәгълүматлар буенча, бер снюс дозасында никотин микъдары берничә тәмәке пачкасындагы никотин эчтәлеге белән чагыштырыла. Бала организмының мондый агулануны җиңә алмавы гаҗәп түгел.
Хәзер әлеге куркыныч катнашмаларны сатуны тыю турындагы законны бозган өчен штрафлар һәм хәтта иректән мәхрүм итү яный. Әмма яңа елдан тагын да катгыйрак көрәш алымнары кертү планлаштырыла. Әйтик, снюсны, шулай ук никотин булган теләсә нинди суыра һәм чәйни торган катнашмаларны күпләп яки ваклап саткан өчен сатучыга алга таба 5-10 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный. Юридик затлар өчен сумма 100 меңнән 300 мең сумга кадәр артачак. Хәзер гражданнар өчен мондый хокук бозу өчен штраф күләме - 2дән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 7дән 12 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 40тан 60 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бүген бөтен ил буенча сәүдә нокталарында сатуларны булдырмау өчен планнан тыш тикшерүләр уза, алар барышында тугыз йөз меңнән артык тыелган снюс аналоглары табылган. Барлык продукция дә әйләнештән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса