Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге артачак

Званка авылында республика программасы буенча яңа спорт мәйданчыгы төзелә. Аны август башында ачу планлаштырыла.

Төзелеш эшләре 12 июньдә башланды, бүгенге көндә объект мәйданчыкка өслек салуга әзерлек этабында. Ай ахырына төзелеш эшләре тәмамланырга тиеш, ә аннан соң аны тантаналы ачу булачак.
Программа эшләү чорында - 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр, безнең районда 13 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, бу ундүртенчесе булачак. Объектның мәйданы 540 квадрат метр тәшкил итә һәм баскетбол, волейбол кырын үз эченә ала. Проектның идеясе - яшьләрне һәм гомумән авыл халкын спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Хәзер спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тагын да артачак. Җирле халык төзелешкә уңай карый, чөнки авыл зурая, ә мондый объектлар монда бик күп түгел.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше» программасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X