Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт һәм иҗат өчен киртәләр юк

Безнең районда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 2646 кеше яши, шуларның 160ы балалар.

Ел саен декабрь башында инвалидлар ункөнлеге старт ала, аның барышында үзенчәлекле кешеләргә зур игътибар арта. Бу чорда түгәрәк өстәлләр артында аларны борчыган проблемаларны күтәрәләр һәм фикер алышалар, мәрхәмәтлек буенча төрле акцияләр, иҗади һәм спорт чаралары оештыралар. Питрәчтә, гадәттәгечә, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада һәм «Без бергә» иҗат фестивале узды.

Спартакиадада 70тән артык кеше – пенсионерлар һәм коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар шашка, өстәл теннисы уйнадылар, пневматик винтовкадан аттылар, армспорт һәм гер күтәрүдә көч сынаштылар.
- Мин дүртенче ел рәттән спартакиадада бик теләп катнашам һәм ярышам, җиде призлы урын яуладым инде, - диде горурланып Татар Тау Иле авылыннан 62 яшьлек Равил Мифтахетдинов. Бу юлы да пенсионер үзенең көчен һәм җитезлеген күрсәтте. Аның коллекциясе тагын өч грамота белән тулыланды.
Питрәчтән 59 яшьлек Дмитрий Анисимов та ярышларда иң көчлеләр арасында урын алды.
- Мин велосипедта йөрү, скандинавия йөреше белән мавыгам. Көндәлек физкультура сәламәтлекне һәм яхшы кәефне сакларга ярдәм итә, - диде ул.
Җиңүчеләр арасында шулай ук Габделхәй Гобәев, Наталья Петрушина да бар.
Балалар төрле ярышларда үз көчләрен сынап карадылар. Аларның һәрберсенең спорт белән бәйле мавыгулары бар.
- Мин футбол, армспортны яратам, - дип уртаклашты безнең белән Алинә Нуриева.
- Ә мин теннисны яратам, - дип өстәде Олег Булыгин.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны аларның яшьтәшләре Тимур Әхмәтҗанов, Илназ Миндубаев, Анастасия Павлова, Екатерина Гурьянова, Кирилл Максимов, Никита Быстров, Ксения Калистратова алды.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт сөючеләр дә, иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Алар җырлыйлар, матур җырлар иҗат итәләр, төрле уен коралларында уйныйлар, декоратив эшләнмәләр ясыйлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыйлар. Алар район мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең искиткеч талантлары белән уртаклаштылар, үзләренә һәм тамашачыларга зур бәйрәм бүләк иттеләр. Владимир Высоцкий репертуарыннан «Песнь о госпитале» шигыре белән Кәвәл авылында яшәүче Любовь Семенова чыгыш ясады.
- Яшь чагымда төрле конкурсларда еш катнаштым. Бүген мин нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясыйм, моның белән балачактан ук шөгыльләнәм, - дип сөйли ул.
Элек Любовь Семенова Казанда яшәгән, әмма фаҗигагә юлыгып юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргәннән соң, аңа сәламәтлеген торгызу өчен саф һава, тыныч урын кирәк була.
- Мин һәрвакыт авылга кайтырга хыялландым. Теләгемне тормышка ашыруым дөрес булып чыкты, мин хәзер табигатьтән, тынлыктан ләззәтләнәм, авылда гомер иткән һәр көнгә сөенеп яшим, - диде Любовь Семенова.
Спартакиадада җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук фестивальдә катнашучыларга бүләкләр, истәлекле дипломнар һәм грамоталар тапшырылды. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Габделбари Кәримовны актив җәмәгать эшчәнлеге һәм инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга керткән өлеше өчен олы ихтирам белән билгеләп үттеләр. Һәм рәхмәт белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса