Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су коенганда сак булыгыз

Хөрмәтле Питрәч районы халкы! Шуңа игътибар итегез, безнең районда лицензияле махсус җиһазландырылган бер генә пляж да юк, ә билгесез сулыкта коену җәрәхәтләнү һәм хәтта фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Сак булыгыз.

Бу эссе көннәрдә  һәркем  елгага яки күлгә барып су коеныр өчен ял көннәрен  һәм чираттагы ялларын  түземсезлек белән көтә. Ял авыр нәтиҗәләргә китермәсен өчен үз иминлегегез турында кайгыртырга кирәк. Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнергә  кирәк һәм  бу кагыйдәләрне балаларга өйрәтү аеруча да мөһим.
Районда лицензияләнгән бер генә пляж да юк. Димәк, сулыклар өйрәнелмәгән, ә иң мөһиме-янәшәдә коткаручылар юк. Шуңа күрә район халкына бик сак һәм уяу булырга кирәк.
Шулай ук су температурасы +15 тән түбәнрәк булганда су коенырга кирәкми, өстәвенә, бик еракка йөзеп  барырга ярамый.  Бу  тәнегезне көзән җыеруга гына түгел,  ә  сезне салкыннан шок хәленә  китерергә мөмкин.  Сез аңыгызны югалтырга һәм су төбенә китәргә мөмкинсез.
 Салкын  һавада су коенудан баш тартыгыз. Суга сикерергә һәм шунда ук   еракка йөзәргә кирәкми. Организмыгыз   тышкы шартлар алмашынуга күнегергә тиеш.
Кабартылган матрацларда һәм башка эшләнмәләрдә еракка йөзәргә кирәкми һәм ашаганнан соң ике сәгать эчендә су коенырга киңәш ителми. Билгеләнгән буйкалардан ары йөзмәгез һәм сазлыклы урыннарга кермәгез, анда лайлалы пычрак һәм суүсемнәр күп – аларда  бик тиз чуалырга мөмкинсез. Әгәр сез көчле агымга эләгәсез икән, аңа каршы йөзәргә кирәкми,  акрынлап ярга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Әгәр дә сез су әйләнмәләренә эләккәнсез икән, тирән итеп сулыш алыгыз, суга чумыгыз һәм читкә таба йөзәргә тырышыгыз. Шулай ук судагы уеннарга сак карагыз. Андый шуклык аркасында  күп кешеләр суга  бата, йөзә белмәүчеләрне көймәдән суга ташларга кирәкми. Һәм иң мөһиме: исерек хәлдә су коенырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса