Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәяхәтләр өчен иң популяр төбәкләр унлыгына атадылар

Татарстан Россия төбәкләре рейтингында тугызынчы урынны алды. Бу хакта Tvil.ru ял итү өчен торак броньлау сервисы тикшеренүендә әйтелә.

Броньлау саны буенча топ-3кә — Кырым, Краснодар крае һәм Абхазиянең Гагра районы, ә бишлеккә Ленинград һәм Ростов өлкәләре керде.

Сервис мәгълүматлары буенча, сәяхәтчеләр Татарстанда дүрт төнгә туктала, һәр төн аларга 2 837 сумга төшә.

Туристлар еш кына отельләрне һәм кунакханәләрне (78 процент) һәм фатирларны (15 процент), сирәгрәк — йортларны (6 процент) август аена броньлый», — дип сөйләде тикшеренү авторлары.

Статистика буенча, җәйнең соңгы аенда россиялеләрнең 40 проценты гаиләләре белән сәяхәт итүне өстен күрә, 27 проценты — икәү, 18 проценты — балалары булган әниләр, ә 10 проценты компанияләр белән ял итәргә китә.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса