Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Сыер сатам дип акчасыннан коры калган

    Мошенниклар Шәле авылында яшәүче бер ханымның банк картасыннан унөч меңнән артык акчасын салдырып алган.

    Әлеге хатын-кыз интернет-сайтта сыер сату турында белдерүен бастырып, моның шулкадәр куркыныч эш булуы турында да уйлап та кармагандыр, мөгаен. Ул игъланын урнаштырырга да өлгермәгән, шул ук көнне аның мобиль телефонына билгесез ир-ат чылтыраткан һәм аның сыерын сатып алырга теләвен хәбәр иткән. Исәп-хисап ясар өчен, әлеге хатын-кыздан банк картасы номеры һәм счетын хәбәр итүен сораган. Ул бернәрсәдән дә шикләнмичә, барлык мәгълүманы билгесез кешегә юллаган. Берникадәр вакыттан соң телефонына банк картасыннан 13534 сум акча салдырып алулары турында SМS-хәбәр килә. Таныш булмаган кеше белән элемтәгә керү нәтиҗәсез була. Аның телефоны җавап бирми.

    Кыскасы, бу мошенниклыкның тагын бер күренеше була. Массакүләм мәгълүмат чараларында һәрдаим хәбәр ителеп торса да, халык бер үк ялгышны кылуларын дәвам итә. Берсүзсез, заманча чаралар бик уңайлы. Әмма бу очракта күзгә-күз очрашсаң яхшырак булган булыр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: