Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таныклыкны тапшырырга туры киләчәк

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карарның үтәлеше тәртибен исегезгә төшерә. Шул уңайдан хәбәрчебез Эльвира Цыганова Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Мидхәт Әхәтов белән әлеге темага әңгәмә корды.

- Транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән шофер, тиешле суд карарының үз көченә кергән көннән өч көн эчендә машина йөртү таныклыгын, үзенең фактик яшәү урыны буенча, ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш. Анда таныклык, махсус хокуктан мәхрүм итү вакыты тәмамланганчыга кадәр сакланачак.

- Ә таныклыкны тапшырмасаң?

- Таныклыкны тапшырудан баш тартсаң, мәхрүм итү вакыты туктатылып тора. Ул бары тик шофер таныклыкны яки аны югалту турында гариза тапшыргач кына дәвам ителәчәк.

- Әгәр дә шофер таныклыкны тапшырмыйча, руль артында йөрүен дәвам итсә?

- Әйткәнемчә, тиешле җәза турында карар үз көченә кергән көннән башлап, шофер махсус хокуктан мәхрүм ителгән дип санала. Әгәр дә, бу очракта ул транспорт чаралары белән идарә итсә, шул исәптән, аның үзе белән тапшырылмаган таныклыгы да булса, аны чираттагы җәза көтәчәк.

- Нинди җәза?

- Утыз мең күләмендә административ штраф салына яки унбиш тәүлеккә кадәр кулга алына, ул да булмаса, йөздән алып ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә. Шул ук вакытта, ул идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус тукталыш урынына озатыла.

- Транспорт белән идарә итү хокукын кайтару өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга кирәк буламы?

- Әйе. Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү вакыты чыккач, шоферга үзенең таныклыгы юлда йөрү кагыйдәләре турында белемен сынап карагач һәм аңа йөкләнгән административ штрафларны түләгәч кенә кире кайтарыла.

Әгәр дә шофер исерек килеш руль артына утырган өчен транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән икән, ул медицина тикшеренүеннән баш тартса яки юл-транспорт һәлакәтеннән соң алкоголь кулланса, таныклыгын кире кайтару өчен, аңа шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт бирүче медицина белешмә кәзазе кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса