Аның тизрәк савыгуын теләп калабыз!
Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев үзенең Инстаграм битендә коронавирус белән авыруы турына мәгълүмат урнаштырды. Анда тест уңай нәтиҗә күрсәтте диелгән.
“Баш авыртуы борчый, температурам юк, ис һәм тәмгә килгәндә, нәрсәнедер тоям, сизәм, нәрсәнедер юк. Өч литрга якын су эчәм, витаминнар, вируска каршы дару кабул итәм. Көнгә бер-ике тапкыр кандагы кислородны үлчәп торам. Барысы да әйбәт. Хәзер мин үзизоляциядә”, - дигән ул.
Чыганак: https://intertat.tatar
Фото Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан.