Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“ТАССРга 100 ел” товар билгесе продукциянең сыйфатын күрсәтә

Питрәчнең өч эшмәкәре үз продукцияләрендә махсус товар билгесен куллану хокукына ия булды.

Логотипны урнаштырырга рөхсәт бирүче сертификатны сөт һәм сөт продуктлары җитештерүче КФХ хуҗасы Адель Муллагалиевка, чәчәк үстерүче Павел Владимировка һәм төзелеш газ-бетон блокларын җитештерүче Сергей Зайцевка тапшырдылар.
Екатерина Зайцева
Җирле эшмәкәрләр авырлыклардан курыкмыйлар һәм авылда бизнес белән шөгыльләнәләр. Питрәчлеләр җитештерә торган күп кенә товарлар үзләренең көндәшлек сәләтен берничә тапкыр исбатлады инде.
Эшмәкәр Сергей Зайцев хәзер үз продукциясен “ТАССРга 100 ел” билгесе белән маркировкалый. Ул үз эшен 2018 елда башлаган. Эшмәкәр бизнес өлкәсен җентекләп сайлаган һәм хәтта махсус курслар узган, анда җитештерү нечкәлекләренә өйрәнгән.
- Мин газ-бетон блоклар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнергә булдым. Бу материал бик күп өстенлекләргә ия. Ул агулы матдәләр белән эшкәртүне таләп итми һәм анда зарарлы химик кушылмалар юк. Мондый материалдан төзелгән стеналар озакка чыдый. Газ-бетон блоклары бик яхшы тавыш изоляциясе һәм җылылык саклау үзлегенә ия, фундаментка минималь йөкләнеш бирә, - дип сөйләде эшмәкәр. Безнең иҗат командасын үзенең цехында кабул итеп, җитештерүче газ блокларын формалаштыру процессының ничек баруын күрсәтте. Ул дүрт этапка бүленә: формалар әзерләү, сыек составны тутыру, әзер продукцияне кисү һәм паллетларга урнаштыру.
Сергей җитештерүне ике тапкыр арттырырга планлаштыра. Аның төп заказчылары - Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авылларында яшәүчеләр.
- Мин һәрвакыт безнең районга һәм республикага ярдәм итәргә әзер. Шуңа күрә сертификатны зур горурлык белән кабул иттем, - дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 100 ел #100летТАССР