Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Тау Иле балалары митингта катнашты

Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур Тыныч хезмәт һәм тормыш…дип башлап җибәрделәр Татар Тау Иле «Әкият»балалар бакчасы балалары үзләренең чыгышларын. Балалар кечкенә генә булсалар да, авылыбызда үткәрелгән чараларда катнашалар. 9 май, Бөек җину көненә багышланган митинг. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган...

Авыр сугыш елларында бик күп авырлыклар күргән әбиләрнең күзләрендә яшь.Чөнки җиңү бәйрәме, аларның күңел яраларын яңартты.Шакирова Гөлҗиһан апа: «Әйтер сүзләр бик күп балалар, сөйләп бетерерлек кенә түгел» - ди күз яшьләреп сөртә-сөртә….Ничек ач, ялангач яшәүләре, сыер җигеп җир сукалаулары, әтисен, абыйларын сугышка озатуы, авыр сугыш еллары турында күп кенә сүзләр җиткерде ул. "Шөкер, авырлыкларны күп курсәк тә, картлык көнебездә рәхәт тормышта яшибез, сез тормышның кадерен белеп яшәргә тиеш балалар" - дип төгәлләде үз сүзләрен, Гөлҗиһан апа.

Амин! Балалар, сугыш дигән куркыныч сүзне мәңге ишетмәсеннәр! Дөньялар тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса