Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Татарстан кече шәһәрләрне төзекләндерүгә 490 млн сумлык грант отты

    Бәйгедә даими катнашып, республика барлыгы 1,6 млрд сум акча җәлеп итә алды.

    Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Татарстан 490 млн сумлык грант отты. Бәйгедә республикадан 12 проект тәкъдим ителгән иде, шуларның 8е хупланды. 

    Хәзер бу акчаларга Бөгелмәдә күл тирәсен, Буада үзәк мәйданны, Азнакайда елга буен, Нурлатта паркны, Мамадышта Нократ яр буен, Тәтештә Троицкая урамы һәм Вшиха тавын, Менделеевскида Ушков утрауларын, Минзәләдә Ленин паркын төзекләндерергә планлаштырыла. 



    ТИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: