Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын билгеләргә ярдәм итә

    Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шундый фикерен әйтте.

    «Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Ул Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.

    Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Татарстанның алга таба үсеш курсын билгели, тантананы һәркем онлайн карый ала.  

    ТИ 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: