Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан WorldSkills Russia чемпионатында призер булды

Республика рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырды.

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль алды. 

21 сентябрьдә ярышларны ябу тантанасында төбәк җыелма командалары арасында «Россия төбәкләре кубогы» рейтингы лидерлары турында игълан ителде. Татарстан Республикасы диплом һәм беренче дәрәҗә кубогы алды.

Татарстан җыелма командасына 206 яшь профессионал тупланган иде, алар 158 компетенциядә ярышты. Пандемия сәбәпле, катнашучылар һәрберсе үз төбәгендә медаль өчен көрәште. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты тарихында финал беренче тапкыр дистанцион форматта узды.

Ярышлар көллиятләр һәм компетенцияләр үзәкләре мәйданчыкларында узды. Экспертлар финалистларның чыгышларын реаль вакыт режимында күзәтте, аларның берсе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан иде. 

ТИ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса