Шалтыратулар иртәгә 10.00дән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
31 майда, Балаларны яклау көне алдыннан, Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе кайнар элемтә уздыра. Анда балигъ булмаганнар катнашында күчемсез милек сатып алырга яки сатарга планлаштыручы татарстанлыларны чакыралар.
Ата-аналар яки балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре балаларның милек хокукларын ничек якларга, алар исеменә күчемсез милекне ничек дөрес рәсмиләштерергә, ана капиталы кулланып сатып алынган күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә икәнен белә ала.
Шалтыратулар 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Казанда кайнар элемтәгә 8 (843) 255-25-71 номеры буенча шалтыратырга, районнарда белгечләр телефоннарын Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе сайтында («Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар элемтә» бүлеге) белергә мөмкин.