Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда «Минем герой – минем гаилә» дигән акция уза

Акциядә катнашу механизмы бик гади һәм аңа һәркем кушыла ала.

22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой – минем гаилә» дигән акция башланды. Бу хакта медиахолдингның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашу механизмы бик гади һәм аңа һәркем кушыла ала. Бары тик социаль челтәрләрдәге аккаунтларыңда Бөек Ватан сугышы герое яки ветераны белән бәйле үз гаиләң тарихы белән уртаклашырга гына кирәк. Язманы #МойГеройМояСемья хэштегы белән билгеләү шарт.

Журналистлар акцияне хуплап каршы алды һәм ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социаль челтәрләрендә – 300дән артык, басма сайтларында 178 язма урнаштырды инде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Минем герой – минем гаилә» акциясенә багышланган махсус рубрика ачылды. Анда татарстанлыларның гаилә геройлары турындагы тарихлары урын ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса