Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат булды
Җәмгыять

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат булды

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев вафат булды. Аңа 76 яшь иде.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы бер минутлык тынлык белән башланды.