Тавык суыкта күп йомырка салсын өчен
Җәмгыять

Тавык суыкта күп йомырка салсын өчен

Кышын тавыкларга җылыта торган азык ашатырга кирәклеге кош-корт асраучыларның һәркайсына мәгълүм. Моның өчен кошларны күбрәк болгаткан азык белән тукландырырга кирәк.

Түбәндәге рецепт тавык асраучыларга файдага булыр.

Азыкның 50 проценты – пешерелгәннән соң ваклап туралган яшелчә (кишер, бәрәңге, чөгендер, кәбестә, топинамбур);

* 10–15 проценты – үрдерелгән бөртек (арпа, солы, бодай);

* 10–15 проценты – гадәти бөртек (арпа, бодай);

* 10–15 проценты – бодай көрпәсе:

* 5–10 проценты – вакланган кукуруз.

Моннан тыш азыкка 20 грамм чамасы сөяк оны, балык мае (бер тавыкка 1 грамм исәбеннән) өстәргә мөмкин.

Болар барысы да бик туклыклы, кош-корт организмында озак эшкәртелә һәм аңа энергия, җылылык бирә.

 

Чыганак


файдалы киңәшләр