Алга
  • Рус Тат
  • Транспортсыз калуың бар

    Полиция хезмәткәрләре район хелкы белән күпме генә әңгәмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы аңлату эшләре алып баруга да карамастан, үз милекләренә саксыз караучы питрәчлеләр саны кимеми.

    Велосипедлар, балалар коляскалары сакланышы өчен, әлбәттә, әйбер хуҗалары җаваплы. Шуңа да карамастан алар милекләрен йорт подъездларында калдыруларын дәвам итә.

    Агымдагы елның май башында полиция хезмәткәрләре ирекле халык хәрәкәте әгъзалары белән берлектә кичке вакытта Питрәч авылында берничә йортның подъездларын тикшереп, карап йөрде. Күргәннәр канәгатьләнерлек түгел - кешеләр төнгә велосипедларын һәм коляскаларын йорт подъездларында үз фатирлары турысында калдыралар. Шуның белән алар каракка милекләрен урлау өчен менә дигән җай тудыралар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: